"Һәр укучыга шәхси компьютер" дигән пилот проекты старт алды
Проект Казан шәһәре масштабына ия. Башкаланың 1нче гимназиясе "ПервоКлассная Акция" чарасы җиңүчесе булып әлеге проектны тормышка ашыручыларның беренчесе булды. Биредә Intel, DOMO һәм Аквариус компанияләре AquaCart мобиль сыйныфын булдырдылар. Сыйныфның үзенчәлеге 25 ноутбуктан гыйбарәт. Укытучы өчен каралган ноутбук көчлерәк, барлык ноутбуклар да локаль челтәргә чыбыксыз тоташырга мөмкин. Әлеге проектның максаты – урта белем бирү системасына алдынгы мәгариф технологияләрен кертү. Проектны тормышка ашыруда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе катнаша.
1нче гимназиясенә җиңү яуларга казанлылар үзләре булыша. Казанның DOMO магазиннары челтәрендә 2008 елның 1нче сентябреннән 31нче декабренә кадәр ноутбук яисә компьютер сатып алганнар үзләре теләгән мәктәп счетына баллар күчерә ала. Нәтиҗәдә, Казанның 1нче татар гимназиясе иң күп баллар җыеп “Һәр укучыга шәхси компьютер” пилот проектын тормышка ашыру мәйданына әверелә.
Хәзер Intel корпорациясе гимназия мөгаллимнәре өчен әлеге җиһазларда эшләргә өйрәтә. Башка регионнарда эшләүче педагоглар белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген дә тудыра. Мобиль сыйныфның “плюс”ларын бик озак санап булыр иде.