Чернобыль – гасыр фаҗигасе
11 класста атом физикасын өйрәнә башлагач кичә үткәрәм. Бу кичәдә укучыларның атом физикасыннан белемнәре тагын да тирәнәйтелә.
Кичәгә кунак итеп Чернобыльче Исмәгыйлев Мирхафизан Мирзанур улы чакырыла.
Залга атом физикасын үстерүгә зур өлеш кереткән галимнәр: Эрнест Резерфорд (1871-1937), Нильс Бор (1885-1962), Мария Склодовская–Кюри (1867-1934), Фредерик Жолио–Кюри (1900-1958), Энрико Ферми (1901-1954), Игорь Васильевич Курчатов (1903-1960) портретларын куярга мөмкин.
Атомның катлаулы төзелешен ачу – хәзерге заман физикасының формалашуында бик мөһим бер баскыч булды. Галимнәр атом төзелеше турында дөрес фикерләргә бик тиз генә килә алмаганнар. Атомның беренче моделен электронны ачкан Джордж – Джон Томсон тәкъдим итә. Аның фикеренчә, атомның уңай корылмасы аның бөтен күләменә тигез бүленеп урнаша. Атомның хәзерге моделе инглиз физигы Эрнест Резерфорд тарафыннан тәкъдим ителә. Резерфорд тәҗрибәләрен 1906 нчы елда ясый. Шул көннәрдән соң атом физикасында күп ачышлар ясалды. Аларның кешелек өчен әһәмияте дә, фаҗигасе дә зур булуы һәркемгә яхшы аңлашыла.
Атом бомбалары икенче бөтендөнья сугышы бетәр алдыннан АКШ тарафыннан (1945 нче ел, август) Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләренә ташланды. Бу фаҗига җир шары халыкларын тетрәндерде.
Бүген кичәдә атомны тыныч максатларда файдалану да гаять куркыныч булуы турында сөйләшербез. Барлык кешеләр дә бу куркынычны һәм аңардан саклану чараларын белергә тиешләр.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Чернобыль – гасыр фаҗигасе | 10.12 KB |