100 меңгә якын укучы аттестатсыз калырга мөмкин.
Бердәм дәүләт имтиханнын бирә алмаучылар саны 100 меңгә кадәр җитәчәк. Бу турыда Росия Югары судында Мәгариф мәсьәләләре буенча Дәүләт думасы белгече Сергей Комков белдерде.
Белгечләр биргән мәгълүматларга караганда, чыгарылыш сыйныф укучыларының 11-12 проценты математика һәм рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмаячак. Димәк, алар аттестатсыз кала дигән сүз. Сүз 100-102 мең укучы турында бара.
Комков ассызыклавынча, быел Россиядә урта мәктәпне 930 укучы тәмамлый. Шунысы кызык, бу очракта гаепне укучылардан түгел, мәгариф һәм министрлыгыннан эзләргә кирәк икән. Россиия мәгариф күзәтчелеге дә “өчле”лек белемнәр планкасын төшергән. Әйтик, Санкт-Петербург шәһәрендә БДИның сынап карау чорында “өчле” билгесен 10 балл җыйганнарга да куйганнар.
БДИга бәйле икътисади җинаятьләр дә артачак икән. Мондый “кара” эштә кешеләр өч млрд. сум күләмендә акча эшләр, дип саный белгечләр.
БДИны начар бирү яисә бөтенләй бирә алмау укучыларның сәламәтлеген нык какшатачак, кайбер очракларда үз-үзенә кул салуга кадәр китереп җиткерергә мөмкин, ди Сергей Комков. Мондый очрак кабатлана калса, Комков Россия Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенкога карата судка иск бирәчәк.
Комков фикеренчә, БДИ тәмамлануга Россиянең төрле регион судларына йөзләгән мең иск юлланачак. Укучылар БДИ нәтиҗәләреннән канәгать булмауларын белдерәчәкләр.
Чыганак: www.5ballov.ru