Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа белем бирү стандартларын Интернетка “эләчәк”
18 May, 2009 Сылу 0
3нче июньнән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында мәктәп, училище, техникум һәм югары уку йортлары өчен 500дән артык федераль дәүләт мәгариф стандартларының проектлары “эленәчәк”. Бу турыда Минск шәһәрендә узган Евразия икътисади берләшмәсе илләренең мәгариф министрлары икенче конференциясе кысаларында Калина хәбәр итте.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, дәүләт мәгариф стандартлары буенча советның беренче утырышында әлеге проектларны карау графигы раслана. Магистратура дәрәҗәсендә – 141, бакалавриатка карата – 151, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү өлкәсендә 200дән артык, мәктәпләр өчен бер стандарт каралачак.
Чыганак: www.5ballov.ru