Укытучылар өчен...
19 May, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының Коррекцион педагогика кафедрасы хәбәр итә! Уку йорты “Олигофренопедагогика», «Сурдопедагогика», «Логопедия” юнәлешләре буенча белгечләрне һөнәри яңадан укыту факультетына киләсе 2009-2010 уку елына тыңлаучылар кабул итә. Биредә югары педагогик белеме булган укытучылар гына кабул ителә.
Укуны тәмамлаган мөгаллимнәргә Дәүләт аттестация комиссиясе билгеләгән квалификация буенча дәүләт стандартындагы диплом биреләчәк. Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.