Информатика һәм гамәли техника нигезләре фәненнән республика предмет олимпиадасы нәтиҗәләре
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 4нче апрель 2009 ел 842/09 номерлы боерыгы нигезендә “Балалар (үсмерләр) техник иҗаты һәм мәгълүмати технологияләр республика үзәге” базасында күптән түгел информатика һәм гамәли техника нигезләре буенча предмет олимпиада узды.
Республикабызның 28 башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары үзара көч сынаша.
Җиңүчеләр күп:
1нче урын:
Василий Витальевич Аникин – Яр Чаллы шәһәренең «Техник көллият»е.
Линар Марс улы Ибраһимов – Казан, «Казан нефтехимия көллияте»
2нче урын:
Николай Александрович Козлов – П.В.Дементьева «Казан авиация-техника коллияте»
Марина Владимировна Пестова – «Түбән Кама технология көллияте»
3нче урын:
Рөстәм Илшат улы Хәкимов –«Яшел Үзән механика көллияте»
Сергей Николаевич Бусыгин – Биектау районы, Усад, 70 һөнәри лицей.