Яңа уку елында яңа мәктәп
Кичә Казан мэры Илсур Метшин Кадышево бистәсенең 147нче мәктәбендә булды. Мәркәзебез башлыгын беренче чиратта укучыларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсе кызыксындырган.
147нче мәктәптә күп еллар дәвамында балалар хезмәт лагерьлары оештырыла икән. Ел саен кызлар-малайлар (1-10нчы сыйныфлар) мәктәп яны бакчасында яшелчәләр үстерә. Мәктәп хезмәткәрләре әйтүенчә, һәр көз укучылар 250-300 килограмм бәрәңге, 60 килограмм чөгендер, 40 кг кәбестә, 20 кг суган һ.б. яшелчәләр уңышы ала. Ә бу ата-аналарның балаларына туклану өчен биргән сумманы киметергә ярдәм итә.
Укучының яшенә карап, мәктәпнең хезмәт лагерында 1-2,5 сәгать эшлиләр.
Казан мэры мәктәнең ашханәсендә, спорт залында, шулай ук мәктәп янындагы спорт мәйданчыгында да була. Нәтиҗә буларак, шәһәрнең башкарма комитетына мәктәптә ремонт ясау турында йөкләмә куела. 1нче сентябрьдә укучыларны, мөгаллимнәрне яңа мәктәп каршы алачак. Сүз спорт залын яңарту, ашханәне заман шартларына туры килерлек итеп җиһазландыру, хоккейчылар өчен махсус чишенү бүлмәсен булдыру турында бара. Соңгысы егетләр өчен аеруча актуаль. Мәктәп янындагы хоккей тартмасында 3 балалар һәм бер олылар хоккей командалары шөгыльләнә икән.