Түбән Камада Р.И. Вәлиев премиясенә ярыш төгәлләнде
26 May, 2009 Сылу 0
Ел саен Түбән Кама шәһәрендә язучы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев исемендәге премиягә бәйге уза.
Беренче тапкыр чараны 1999 елда ук уздыралар. Яшь язучыларны һәм шагыйрьләрне барлау, аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә башлый ул. Быел бәйгедә районның 149 укучысы катнаша. Бу – 1-11нче сыйныфта укучы кызлар-егетләр. Иң яхшы 14 эш III турга уза.
Нәтиҗәдә, урыннар түбәндәгечә билгеләнә:
1нче урын – 24нче интернат-лицейның 11нче сыйныф укучысы Рафаэль Касыймов;
2нче урын – 29нчы мәктәпнең 11нче сыйныфы укучысы Әхмәтвәлиев Илназ;
3нче урын – Кама Аланы, 1нче мәктәп, Марсель Зәйниев.