Азнакай районы яңалыклары. "Чулпан - 2009" премиясе
Азнакай районында менә инде 13 ел рәттән “Чулпан” район бәйгесе уза. Чараны район башкарма комитеты, мәгариф бүлеге һәм район советы оештыралар.
Шушы көннәрдә “Чулпан-2009” премиясен тапшыру тантанасы узды. Районның талантлары 25 номинация буенча көч сынаша. Әйтик: “Мәктәпнең иң яхшы укучысы”, “Балалар җәмәгать оешмалары лидеры”, “Яшь механизатор” һ.б.
Бәйгедә катнашучыларны Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Р.Гафаров, мәгариф бүлеге башлыгы Д.Р.Гыйләҗев котлады, дип хәбәр итә республикабыз районнары порталы. Ел да 75 укучы дипломант һәм лауреат исеменә лаек була икән. Районның башкарма комитеты мәгариф бүлегендә сәләтле балалар исемлеге дәт булдырылган. Лауреатлар арасында шулай ук олылар да бар. Балалар хәрәкәтенә, сәләтле балаларга үсәргә ярдәм итүчеләр күп районда.