"Туполев укулары" башланды
26 May, 2009 Сылу 0
Бүген Туполев исемендәге КДТУда яшьләрнең "XVIIнче Туполев укулары" исемле халыкара фәнни конференциясе ачылды. Биредә Россиянең 80 югары уку йортыннан 1800гә якын студенты катнаша.
Конференциядә эш 53 секциягә бүленеп барачак. Гадәти саналган техник бүлекләрдән тыш әле икътисад, фәлсәфә, психология кебек секцияләр дә эшләячәк. Җыен барышында яңгыраган чыгышларның тезислары 6 томлык җыентыкта 1500 данә тираж белән басылып чыгачак.
Туполев укулары кысасында "У.М.Н.И.К." программасы буенча узган бәйге җиңүчесе дә билгеләнәчәк. Биредә дә конкуренция зур. Үзара 100 студент ярышачак.