БДИ-2009
Бердәм дәүләт имтиханы үткән көннәрне чыгарлышы сыйныф укучылары консультацияләр алудан кала, әле имтихан биргәндә юлыккан барлык хокукбозулар турында да хәбәр итә ала. Россия мәгариф күзәтчелеге мондый очракта кичекмәстән урындагы яисә региональ мәгариф идарәләренә, шулай ук турыдан-туры аның үзенә чыгарга киңәш итә.
Мөрәҗәгатьләрне Россия Федерациясе Җәмәгать палатасына да юлларга мөмкин. БДИны үткәрү процедурасын ул да актив күзәтүчеләрдә санала.
“Кайнар линия” телефоннары: (495) 221-83-62, e-mail eg_oprf@mail.ru. Канәгатьсезлек гаризалары формасын http://www.oprf.ru/ru/feedback/1150 сылтамасы буенча тутырырга була.
Алина Кабаева карамагындагы “кайнар линия” дә эшен дәвам итә. Тел.: 8(800) 505-12-05 яисә e-mail ege@kabaeva-alina.ru.
Татарстанда БДИ буенча сораулар туса, яисә хокук бозуларга юлыксаң, 8 (843) 292-24-32 номерына шалтыратырга мөмкин. Шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында http://mon.tatar.ru махсус форма тутыру каралган. Ярдәмне министрлыкның рәсми мәгариф порталында да табып була: http://edu.kzn.ru.