БДИ-РУС ТЕЛЕ
3 Jun, 2009 root 0
29нчы апрельдә рус теленнән узган Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре 5нче июнь көнне билгеле булачак. Бу турыда журналистларга Россия мәгариф күзәтчелеге башлыгы Любовь Глебова җиткерде.
Быел мәҗбүри фәннәрнең беренчесе булган рус теленнән сынауны 1,045 миллион кеше үтә (Россия буенча). Шуларның 930 меңе мәктәпне быел тәмамлаучы укучылар булса, калган 115 меңе - гомуми урта белем бирү оешмаларын алдагы елларда бетерүчеләр.