Россия мәгариф күзәтчелеге БДИ нәтиҗәләрен Интернетта эләргә тыйды
3 Jun, 2009 root 0
Быел Россия мәгариф күзәтчелеге Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен Интернет челтәренә элмәве турында хәбәр итте. Билгеле булганча, былтыр имтихан тапшыручылар балларын Интернетка кереп тә карый ала иде. Мондый карарның сәбәбе: БДИ тапшыручыларның шәхси мәгълүматын саклау.
Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен түбәндәгечә белеп була:
- мәктәпне быел тәмамлаган укучылар нәтиҗәләр белән мәктәпләрендә таныша
- башкалар БДИга рөхсәт кәгазен кайда аган булсалар, нәтиҗәләрны дә шунда карыйлар (гадәттә, бу җирле мәгариф идарәләре).
Инетрнет челтәрендә билгеле бер суммага БДИ нәтиҗәләрен вәгъдә итүче сайтлар бар. Мондый Интернет ресурслар ялган тарата.