Бөек шагыйрь истәлегенә...
3 Jun, 2009 root 0
1нче июнь көнне Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать дәүләт музееның Эстетик тәрбия бирү үзәгендә А.С. Пушкинның тууына 210 ел булуга багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсе узды.
Күргәзмәдә Казан, Алабуга шәһәрләре, Актаныш һәм Лениногорск районнарының мәгариф оешмалары, сәнгать мәкптәпләре һәм сынлы сәнгать студияләре укучылары ясаган эшләр тәкъдим ителә.
Күргәзмә июнь ахырына кадәр эшләячәк. Бу вакыт эчендә җәйге лагерьларда ял итүче балаларны рәсемнәр белән танышырга алып киләчәкләр.