БДИ буенча тәүге нәтиҗәләр
Бүген 3нче июнь. 5 фәннән имтихан тәмам. Биологиядән – 3130, информатикадан – 1252, рус теленнән – 29309, географиядән – 531, рус әдәбиятыннан 1016 укучы БДИ тапшырды. Россия мәгариф күзәтчелеге минималь баллар күләмен билгелде. Биологиядә ул 35 балл, информатикадан – 36 балл тәшкил итә. Бу фәннәрдән апелляцияне 4нче һәм 5нче июнь көннәрендә бирергә мөмкин булачак. Шикаятьләр 6нчы апрель көнне каралачак.
Апелляция нигезендә баллар сизелерлек үзгәртелмәячәк. Математика һәм рус теленнән кала фәннәрдән баллар нормадан да ким була икән, куркасы юк. Бу очракта аттестат барыбер биреләчәк. Уңай нәтиҗәләр исә БДИ нәтиҗәләре таныклыгына теркәләчәк. Аларның югары ук йортына укырга кергәндә кирәк булуы ихтимал.
Тестлар үткәрү федераль үзәге нәтиҗәләр ясау срокларын билгеләде. Рус теле һәм математикадан – 4 көн, мәҗбүри булмаган башка предметлардан - 6 көн.