Башкалабыз мәктәпләре янындагы җәяүлеләр юлында иминлек тәэмин ителәчәк
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин шулай куша.
“Җәйге чорда балалар иминлегенә мөмкин кадәр күбрәк игътибар итәргә кирәк. Мәктәп яны һәм җәйге лагерьга бару юлларын җентекле карау сорала”, - дип белдергән Казан Мэры “эшлекле дүшәмбедә”.
Башкарма комитетның профилле структуралары автомобиль юлларына һәм чатларга мониторинг үткәрергә, машина йөртүчеләр өчен куркыныч саналган урыннарда кисәтүче юл билгеләрен куярга тиеш.
Бу мәсьәләгә карата гражданнар мөрәҗәгатьләре дә исәпкә алынырга тиеш. Соңгылары Мэриянең Интернет-кабул итү бүлегенә юллана. Әйтик, Дәрбишләр бистәсендә урнашкан 22нче мәктәп янында балалар иминлеген тәэмин итүче юл билгеләре дә, җәяүлеләр юлы да, башка төрле киртәләр дә куелмаган. 1нче июньнән җәйге лагерьлар эшли башлавын исәпкә алсак, бу куркыныч юллардан көн саен дистәләгән бала йөри дигән сүз. Шәһәр Мэры мондый гаризалар беренче чиратта каралачак, дип белдергән.