Л. Ногманова: “Баланың предметларны туган телендә ничек үзләштергәнен белергә хакы бар”
“Бердәм республика имтиханының киләчәге бармы? Ул алдагы елларда тапшырылачакмы? дигән сорауга бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем бирү өлкәсендә күзәтчелек департаменты башлыгы Людмила Ногманова: “Сез республика Хөкүмәте, шәхсән Президентыбызның позициясен беләсез. Без Бердәм республика имтиханына рәсми статус бирү өстендә эшлибез: БРИның Россия тарафыннан эксперимент хәлендә булса да кабул ителүен сорадык. Әлегә бу мәсьәлә хәл ителмәгән”, - дип белдерде.
Билгеле булганча, быел Татарстанда милли мәктәпләрне тәмамлаучылар чыгарылыш имтиханнарын рәсми рәвештә Бердәм дәүләт имтиханы формасында, ягъни рус телендә генә тапшыра ала. (Алдагы елларда республика милли мәктәпләрендә укучыларга имтиханнарны татар телендә Бердәм республика имтиханы рәвешендә тапшыру мөмкинлеге тудырылган иде). Бары тик татар теле һәм әдәбияты буенча гына Бердәм республика имтиханы формасы сакланып калды.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2008 елның ноябрь аенда чыккан 366 нчы боерыгы нигезендә, барлык гомумбелем бирү предметлары буенча йомгаклау аттестациясе (чыгарылыш имтиханнарын тапшыру) бары тик рус телендә генә үткәрелергә тиешлеге хәбәр ителгән иде инде. Аның нигезендә барлык укучылар өчен мәҗбүри булган предметлар – рус теле һәм математикадан имтиханнарны рус телендә генә тапшырырга рөхсәт бирелә. Моннан тыш, башка Бердәм дәүләт имтиханы предметларын да рус телендә тапшырырга тәкъдим ителә.
Людмила Ногманова сүзләренчә, шулай булуга карамастан, Татарстанда үз контроль-үлчәү материаллары (КИМ) эшләнгән. “Алар милли мәктәпләрне тәмамлаучыларны аттестацияләгәндә кулланылды. Алар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, эксперимент рәвешендә Бердәм республика имтиханында катнашу өчен заявка бирә һәм сынауны тапшыра алды. Дөрес, аларның саны бик аз иде. Россиянең бердәм белем бирү җирлеге шартларында Бердәм республика имтиханын тапшыру турындагы таныклык рәсми статуска ия түгел һәм Россия вузлары тарафыннан танылмый. Әмма баланың теге яки бу предметны үз туган (татар) телендә ничек үзләштергәнен белергә хакы бар. Без имтиханнарны татар телендә тапшырырга теләүчеләргә каршы килмәдек”, дип белдерде.
Аерым алганда, биологиядән БРИны 13 кеше бирергә теләгән, 7 кеше имтиханга килгән. Аларның берсе минималь баллны җыя алмады. Информатикадан сынауны татарча тапшырырга теләүчеләр бөтенләй булмаган. Җәмгыять белеменә –37, химиягә һәм тарихка – 11, физикага 29 кеше заявка биргән. Татар теленнән 161 кеше имтихан тапшырырга теләк белдергән. Имтиханга 137 кеше килгән.
Татар теле һәм татар әдәбияты буенча Бердәм республика имтиханнары нәтиҗәләрен Казан дәүләт университеты һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының филология факультетларына, кабул итү комиссиясе карары белән, укырга кабул итү имтиханы буларак куярга рөхсәт ителгән.
“Быел Татарстан вузлары аерым предметлар буенча Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен исәпкә алачакмы? дигән сорауга Людмила Ногманова: “Без вузлар өчен карар кабул итә алмыйбыз. Аларның, Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә, бу балаларның үтенечен кире кагарга хакы бар”, - дип җавап бирде.
Татар теле һәм әдәбиятыннан башка предметлардан БРИ нәтиҗәләре бер очракта - имтиханны уңышлы тапшырган очракта аттестатка йомгак билгесен куйганда кирәк булырга мөмкин.
“Минималь балл җыю буенча күрсәткечләренә милли мәктәп укучыларының имтиханнарны рус телендә генә тапшыруы йогынты ясаганмы?” дигән сорауга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин: “Әле анык кына соңгы нәтиҗәне билгеләргә иртәрәк. Бу - бүгенге көндә анализ дәрәҗәсендә ята торган материаллар”, - дип җавап бирде.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru