Түбән Камада иң талантлы балаларны бүләкләделәр
11 Jun, 2009 Сылу 0
Түбән Камада төрле конкурсларда җиңү яулаган иң талантлы балаларны бүләкләү тантанасы булды.
Халык иҗаты йортында өстәмә белем алу учреждениеләрендә укучы сәләтле балаларны хөрмәтләделәр. Укучыларны әти-әниләре, педагоглар һәм муниципаль хакимият вәкилләре котлады.
Республика күләмендә, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда, олимпиадаларда җиңү яулаган 500гә якын сәләтле бала һәм яшүсмергә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru