Бүген җәмгыять белеме һәм химиядән Бердәм дәүләт имтиханнары уза
11 Jun, 2009 Сылу 0
Бүген республика мәктәпләрен тәмамлаучы 11 нче сыйныф укучылары җәмгыять белеме һәм химиядән Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра.
Билгеле булганча, быел Татарстан мәктәпләрен 25688 укучы тәмамлый. Ә җәмгыять белеменнән имтиханны барлыгы 12956 укучы тапшырыр дип көтелә. Имтихан 3 сәгать ярым дәвам итәчәк. Химиягә 2465 кеше заявка биргән. Бу предметтан имтихан 3 сәгать барачак.
Билгеле булганча, имтиханнарны, 11 нче сыйныфлардан тыш, узган елларда мәктәп тәмамлаучылар, башлангыч һәм махсус урта һөнәри уку йортлары укучылары, шулай ук урта (тулы) белемне чит илләрдәге белем бирү учреждениеләрендә алучылар да тапшыра. Шуңа күрә сынау бирүчеләрнең саны быел мәктәп тәмамлаучыларның исәбеннән артып китә.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru