БДИ-чит телләр-нәтиҗә
8нче июнь көнне чит телләрдән (инглиз, француз, немец, испан телләре) Бердәм дәүләт имтиханнары узды. Россия мәгариф күзәтчелеге әлеге дисциплинадан минималь балл күләмен билгеләде. Соңгысы 20 балл тәшкил итә. Бу киртәне инглиз теленнән 5,3 процент, француз теленнән 2,3 процент, немец теленнән 10,4 процент, испан теленнән 0 процент укучы уза алмаган. 100 балл җыючылар да юк түгел. Россиянең 23 регионыннан 78 абитуриент инглиз телен 100 баллык белә. Француз һәм немец теленнән андыйлар юк. Испан телен исә Санкт-Петербург шәһәреннән бер укучы 100 баллга тапшыра.
Чит телләрдән имтихан мәҗбүри сынаулардан саналмый. Шуңа күрә нәтиҗәләр минималь баллдан түбән булган очракта да укучыга аттестат биреләчәк (мәҗбүри саналган фәннәрнең кимендә берсе бирелгән очракта, әлбәттә).