"Интеллект" талантлы балалар өчен
19 Jun, 2009 Сылу 0
Казан шәһәре Киров районында урнашкан “Заречье” лагерында “Интеллект-2009” сменасы узачак. Ул 1-18нче июльгә планлаштырылган. Биредә төгәл фәннәрне яхшы белүче кызлар-малайлар ял итәчәк.
Смена 50 мәктәп укучысына исәпләнгән. Ялга 7нче сыйныфтан алып кабул итәләр. “Интеллект”ка төгәл фәннәрдә уздырылган олимпиада, викторина, төрле бәйге җиңүчеләре чакырыла. Ләкин лагерьга эләгү өчен дә сайлап алу туры узарга кирәк булачак.
Ял вакытында балалар математика, астрономия, информатика, физика кебек фәннәрдән белемнәрен тагын да тирәнәйтә алачак. Шулай ук олимпиадаларга әзерлек курсы, инглиз телен чарлау, гитарада уйнау кебек мавыктыргыч дәресләр дә программага кертелгән.