Казанда яшь экологлар ярышты
“Марш парков-2009” акциясе кысаларында экологлар балалар бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарды. «Лукоморье» исемле әдәби бәйгенең җиңүчесе итеп 9нчы сыйныф укучысы Алия Сәйфиева билгеләнә. Алия җирле табигать һәйкәлләре турында искиткеч инша яза.
“Кыргый табигать утраулары» исемле фоторәсемнәр бәйгесендә Роман Багаевның “Ябалак” дигән эшенә тиңнәр булмый. Яшь рәссамнар арасында беренчелекне 6нчы сыйныф укучысы Никита Степанов яулый.
Марш «Кыргый табигать төрлелеген саклыйк” дивизы астында уза. Акциягә багышланган чаралар республикабызның 25 муниципаль районында үтә, аларда 42 мең кеше катнаша.
Акция кысаларында узган 161 экологик десант оештырылуын, нәтиҗәдә күпме кыргый табигатьнең чүптән чистартылуын, яңа агачлар утыртылуын да әйтеп узарга кирәк.
“Марш парков-2009” бәйгесенә республикабызның төрле район-шәһәрләреннән берничә мең эш юллана. Биредә җиңү яулаган балаларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак.