2008 нче елда Мәгариф чыгымнары 10% үсәчәк
Федераль бюджеттан Россия мәгарифенә һәм аның оешмаларына 226 миллиард сумга якын финанс ярдәме каралган. Бу – узган ел белән чагыштырганда 9,5% күбрәк. Бу турыда Мәгариф буенча Федераль агентлыгының җитәкчесе Николай Булаев хәбәр иткән.
Аның сүзләренә караганда, белем бирү оешмаларын тәэмин итү 14,5% үсәчәк һәм 145 миллиард сумга арттырылачак. “Бүленгән финанс ярдәме Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне һәм укучы студентларны материаль яктан тәэмин итүне яхшыртуга, планлаштырылган мероприятияләрне тормышка ашырырга һәм белем бирү оешмаларында укыту-материаль базаны үстерү өчен каралган" - ди Балуев.
Җитәкченең искәртеп үтүенчә, 2007 нче елда агентлыкның чыгымнары 218,9 млрд. сум тәшкил иткән. Аның 52 млрд. сумы “Мәгариф” милли проектына юнәлдерелгән. Регион бюджетларыннан әлеге проект өчен 22 млрд. сум бүлеп бирелгән.