Уку елы тәмамлану белән тәбриклибез!
Хөрмәтле укытучылар!
Соңгы кыңгырау чылтыраганга инде 1 ай үтүгә карамастан, сезнең өчен уку елы әле яңа гына тәмамланып килә. Сездән дистә еллар буе белем алган укучыларның шушы көннәрдә чыгарылыш кичәләре уза.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына карап сокланасыздыр, шатланасыздыр, аларга олы юлларга аяк басар алдыннан күңелегездә булган теләкләрне телисездер. Әле шулар арасыннан кайберләре яңадан мәктәпкә әйләнеп кайтырлар, сезнең коллегаларыгызга әверелерләр. Кемнәрдер чит-ят җирләргә барып төпләнер, кемнәрдер туган якларына кайтып сезнең һәм әти-әниләренең эшен дәвам итәр, кемнәрдер яңа юллар сайлар.
Аларның киләчәге нинди булуына иң зур өлешне сез һәм аларның әти-әниләре кертте, һәм, аларның уңышларына карап сезнең дә уңышка ирешүегезне күрергә була. Шуңа күрә, сезгә киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирүдә уңышлар телибез, сау-сәламәт булыгыз, укучыларыгызның ихтирамы бер кайчан да югалмасын! Чыгарылыш кичәләре - сезнең дә бәйрәм ул, сезнең хезмәт җимешләре бәйрәме!
Хезмәтегез алдында сокланып, "Белем.ру" коллективы
Фикерләр
Кунак
28 Июнь, 2009 - 17:09
Permalink
Рәхмәтегезгә рәхмәт!
Котлавыгыз өчен чиксез зур рәхмәт сезгә! Сез һәрвакыттагычы ихтирамлы һәм игътибарлы! Үзегезнең дә шәкертләрегез сезне шулай хөрмәтләсен иде! Без сезнең хезмәтегезгә сокланабыз һәм тирән рәхмәт хисләребезне җиткерәбез.