“Барс”лар укучылар белән очраша
1 Jul, 2009 Сылу 0
“Без булдырабыз!” хәйрия акциясе кысаларында күптән түгел “Барс” наркотикларга каршы волонтерлар отрядының активистлары девиант холыклы балалар һәм үсмерләр өчен республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә кунакта булды. Чараны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган.
“Барс”лылар “Дус ишегаллары” проекты турында, үзләре башкарган хәйрия эшләре турында сөйли. Үсмерләргә аеруча «SаMоSтоятельные дети» проекты хуш килә. Арада әлеге проектта катнашырга теләк белдерүчеләр дә табыла. Мәктәптә тәрбияләнүчеләр очрашудан канәгать калган, күпләрнең мәктәпне тәмамлау белән волонтерлыкка кушылырга теләве моңа дәлил.