"Сөйләшә" торган сүзлек
7 Jul, 2009 Сылу 0
Яндекс эзләү системасы үзенең ABBYY Lingvo дигән электрон сүзлек версиясен яңартты. Хикмәт шунда, хәзер чит тел сүзләре тәрҗемәсен эзләп алып, карарга гына түгел, ишетергә дә мөмкин. Сүзләрне югары дәрәҗәле дикторлар, тел белгечләре укый.
Сүзлекләрнең нәкъ менә электрон вариантын куллану өстенлекләрен күпләрегез белән. Димәк, сүзлекләрнең тагын бер “плюс”ы барлыкка килде. Ни дисәң дә, теге яки бу сүзнең әйтелешен белгәндә, аны истә калдыру да ансатрак.
Бүгенге көндә Яндекста сүзлекләр инглиз, француз, немец, испан һәм украин телләрендә “сөйләшә” ала.