Хезмәт хакын киметсәләр...
Биектау районы Прокуратурасы мәгариф оешмаларында вакытында һәм тулы күләмдә хезмәт хакын түләү буенча законнарнның үтәлү-үтәлмәвен тикшерде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Прокуратурасы рәсми сайты.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә түбәндәгеләр мәгълүм була: 209 мәгариф оешмасы хезмәткәренә гыйнвар-февраль айлары өчен хезмәт хакы тиешенчә түләнмәгән. Сүз минималь хезмәт хакы киртәсен бозу турында бара. Районның кайбер мәгариф оешмаларында ул кабул ителгән 4 330 сумнан да түбәнрәк булган.
Прокуратура фикеренчә, хокук бозуларга Биектау муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Р.Г. Дәүличарованың үзенә йөкләнгән хезмәт бурычларын тиешенчә башкармау сәбәпче. 2009 елга бюджет кабул иткәндә рәис минималь хезмәт хакы күләме үзгәрүен исәпкә алмаган.
Прокуратура хокук бозуларны бетерү, алга таба хезмәт кануннарын бозмау турында чаралар күрү һәм 2009 елга Биектау районы бюджетына төзәтмәләр кертү кебек таләпләр кабул итә.
Фикерләр
Сылу
27 Июль, 2009 - 16:01
Permalink
Җавап
район бюджетында компенсацияләр түләү өчен акча бүленеп бирелсә бик мөмкин
Кунак
10 Июль, 2009 - 18:15
Permalink
Сорау
Түләнмәгән акчаларны кире кайтарачаклармы соң?