Акчалата бүләкне кемнәр алды?
8 Jul, 2009 Сылу 0
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының “Иң яхшы укытучыларны акчалата бүләкләү бәйгесенең җиңүчеләр исемлеген раслау турындагы” 2009нчы ел, 1нче июль, 236нчы номерлы боерыгы нигезендә 2009 елда акчалата бүләкләр алачак мөгаллимнәрнең исемлеге билгеле булды дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Исемлектә 268 мөгаллим бар. Аларның барысын да чын күңелдән тәбрик итәбез.