Бәләбәй татар гимназиясенең чираттагы мәхкәмә җиңүе
Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендәге данлыклы татар гимназиясе, үзенең югары дәрәҗәсен саклап калу өчен, көрәшне дәвам итә.
Республикадагы бердәнбер саф татар гимназиясе сәнгать юнәлешендә эшләүче белем учагы иде. Хәзер ул менә шул сәнгать юнәлеше статусыннан мәхрүм ителде. Ләкин гимназиядә укучы балаларның ата-аналары, җәмгысе 51 кеше шушы статусны бетерүгә каршы Бәләбәй шәһәре мәхкәмәсенә гаризалар язды. Әмма шәһәр мәхкәмәсе, ни сәбәпледер, бу шикаятьләрне караудан баш тартты. Шуннан соң ата-аналар бу эш буенча Башкортстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать юллады. Һәм менә Югары мәхкәмәдән шатлыклы хәбәр алынды. Аның карарында Бәләбәй шәһәре мәхкәмәсенең ата-аналарның шикаятьләрен караудан баш тартуы канунсыз дип әйтелгән һәм алар буенча утырышлар үткәрергә кушылган.
Исегезгә төшерәбез, Бәләбәй шәһәре хакимияте белән гимназия арасында балаларга сәнгать юнәлешле белем бирү статусын саклау турында килешү булуга да карамастан, әлеге белем учагын бу дәрәҗәдән мәхрүм иттеләр. Шуның аркасында гимназия җитәкчелеге 10 мөгаллимне кыскартырга мәҗбүр булды.
Иң гаҗәбе һәм уйландырганы шунда – Бәләбәй татар гимназиясе 2007 ел йомгаклары буенча Россиянең 1 миллион сумлык грантына лаек булган иде. Тәҗрибәле мөгаллим һәм татар җанлы милләттәшебез Нурмөхәмәт Хөсәенов җитәкләгән Бәләбәй татар гимназиясе республикадагы татар гимназияләре арасында, чынлап та, иң көчлесе. Биредә барлыгы 250 тирәсе бала белем ала. Алар укуда иң яхшы өлгерешкә ирешә. Гимназиядә милләт балаларын халкыбыз тарихына һәм туган телебезгә хөрмәт рухында тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Укучыларның төрле сәләтләрен үстерү өчен, дистәгә якын иҗади түгәрәк һәм оста куллар остаханәләре дә эшли биредә. Хәтта күп балалар, гимназияне тәмамлаганда ук, теге яки бу кул эшләре буенча һөнәрле булып чыга.
Спортка да зур игътибар бирелә биредә. Үзләре төзегән спорт комплексында төрле спорт күнекмәләре, шул исәптән татар милли көрәше белән дә шөгыльләнәләр. Гомумән, үзенең югары дәрәҗәсен лаеклы тотып килде татар гимназиясе. Илледән артык югары белемле, үз эшләренә ихлас бирелгән мөгаллимнәр эшли биредә. Аларның тырыш хезмәтенә зур бәя - укучыларының тотрыклы төстә югары өлгерешкә ия булуы. Һәр елны гимназияне тәмамлаган балаларның 85-90 проценты югары уку йортларына керә. Байтак кына укучылар, Казанга һәм Татарстанның башка шәһәрләре югары уку йортларына барып, имтиханнарны уңышлы тапшыра.
Хәзер татар гимназиясеннән иң талантлы мөгаллимнәрне кыскартырга мәҗбүрләр. Алар балаларның сәнгать юнәлешендәге сәләтләрен үстерә иде. Бер яктан күпме укытучы эшсез торып калды, икенчедән милләт балалары хәзер, үзләренең теге яки бу сәләтләрен камилләштерү өчен, түләүле түгәрәкләргә йөрергә мәҗбүр булачак.
Нурмөхәмәт Хөсәенов гимназиянең югары статусын саклап калу, укытучыларны югалтмау өчен, мәхкәмә аша гаделлекне юллавын дәвам итә. “Үземнең һәм ата-аналарның җиңүенә ышанмасам, бу эшкә алынмас идем”, - ди ул.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru