Татарстанда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты кабинеты” бәйгесе ахырына якынлаша
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан игълан ителгән “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты кабинеты” республикакүләм бәйгесе ахырына якынлаша. Хәзерге вакытта конкурс район җирлекләрендә уза. Бәйге 3 этапта үткәрелеп, агымдагы елның ноябрь аенда тәмамланачак.
Министрлыкның милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлегенең төп консультанты Гәүхәр Әхмәдуллина хәбәр иткәнчә, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты кабинеты» республикакүләм бәйгесе 2004 – 2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Һәм укыту - тәрбия процессында татар теле һәм татар әдәбияты кабинетларының эшчәнлеген активлаштыру, алдынгы тәҗрибәне барлау һәм республика күләмендә тарату; укучыларда татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну уяту чарасы булырлык үрнәк кабинетларны ачыклау; иҗади эшләүче укытучыларның хезмәтләрен бәяләү һәм мәгълүмати- методик ярдәм күрсәтү максатын куя.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru