Педсовет.org баш мөхәррире белән очрашу көтелә
9 Sep, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, агымдагы елның 25нче сентябрендә сәгать 11:00дә Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 9нчы йорт адресы буенча урнашкан Профсоюзлар сараенда Татарстан мөгаллимнәре белән Мәгариф лигасы генераль директоры, Педсовет.org баш мөхәррире Сергей Сафронов белән очрашу узачак.
Мәгълүм булганча, очрашуда катнашырга теләк белдергән педагоглар киләсе сылтама буенча теркәү узарга тиеш:
http://spreadsheets.google.com/viewform?formkey=dEd0Mk4zSDRQUGlvNlNOU2E5....