Мөгаллимнәр игътибарына!
9 Sep, 2009 Сылу 1
Агымдагы елның 28нче сентябреннән 1нче октябренә кадәр Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты “Мәгариф хезмәткәрләре һәм җитәкчеләрнең һөнәри эшчәнлеген заманча тикшерү технологияләре” проблемасыннан бюджет нигезендә курслар уздыра. Укуга аерым фәннәрне укытучы педагоглар, укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасарлары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре чакырыла.
Курслар педагогик остаханә формасында оештырылачак. Гаризаларны 27нче сентябрьгә кадәр Казан шәһәре (420015), Зур кызыл ур., 68нче йорт, 104нче бүлмәгә яисә k444km@mail.ru адресы буенча юлларга кирәк. Тел.: (843)236- 62-91.
Фикерләр
Ильфар
12 Сентябрь, 2009 - 14:00
Permalink
Белешәсе иде
МҮИ тарафыннан оештырган дистанцион курслар да бар иде былтыр (мөгаллим.ру). Анда тарих укытучылары өчен курсларда катнаштык та әле.
Быел тагын дистанцион курслар (бигрәк тә тарих һәм татар теле буенча)буласы микән. Аларның нәтиҗәләре буенча аттестация үтеп була микән дигән сораулар борчый. Үз форумнарында мондый темалар каралмаган. Яки монда җаваплар табып, яки үз форумнарында әлеге темаларны ачып булмый микән?...