Методистлар игътибарына!
15 Sep, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының башлангыч белем бирү кафедрасы бюджет нигезендә уздырылачак курсларга чакыра. Укулар 28нче сентябрьдән 9нчы октябрьгә кадәр узачак. Бирегә квалификацияләрен күтәрү өчен район мәгълүмати-методик үзәк методисталарының мәгариф бүлек һәм идарәләре белгечләре чакырыла. Курслар “Мәгарифне каммиләштерү шартларында башлангыч сыйныф укытучылары эшчәнлегенең фәнни-методик тәэмин ителеше” проблемасы буенча укылачак. Тулырак мәгълүматны 2-36-68-11 телефон номеры буенча белергә мөмкин, дип хәбәр итә уку йортының рәсми сайты.