Лев Толстойга багышланган конференция
15 Sep, 2009 Сылу 0
5-9нчы октябрьдә В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетынды Лев Николаевич Толстойның үлүенә 100 ел тулуга багышланган конференция узачак. Чараны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм репспублика Милли музее ярдәмендә Казан дәүләт университеты оештыра.
Конференциянең максаты булып Лев Толстой тормышының башлангыч чорын өйрәнү тора. Сәбәбе гади, бу чор галимнәр тарафыннан аз өйрәнелгән. Чарага Мәскәү, Нократ, Ясная Полянадан тикшеренүчеләр килүе көтелә. Конференция барышында фәнни секцияләр эшләячәк, тамашачылар хозурына язучы турында фильмнар тәкъдим ителәчәк.