III Бөтенроссия педагогик белем бирү семинары
17–19нчы сентябрь көннәрендә сәгать 9:00дә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең кече залында “Гаилә шәҗәрәсе һәм тарихы” исемле III Бөтенроссия педагогик белем бирү семинары үтәчәк. Бу турыда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Семинардә түбәндәге мәсьәләләр күтәреләчәк:
- гаилә гореф-гадәтләрен саклап калу һәм гаилә тарихын өйрәнүнең бүгенге көн проблематикасы;
- шәҗәрәнең фәнни һәм тәрбияви ресурсы;
- укучының дини-әхлакый сыйфатларын булдыру.
Семинарда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Д.М. Мостафин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем идарәсе башлыгы Т.Т. Федорова, Россия Генеология Федерациясе (Мәскәү) президенты С.В. Думин, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты әъзасы Ф.Я. Уразаев һәм Ульяновскидан, Түбән Новгород һәм Төмәннән, Архангельскидан, Свердовск өлкәсенннән, Татарстан, Чувашия һәм Мордовия Республикаларыннан тарих һәм җәмгыять белем укытучылары катнашачак.
19нчы сентябрьдә узачак түгәрәк өстәл утырышында татар телендә “Генеологиягә кереш” уку әсбабы тәкъдир ителәчәк.