Тагын БДИ?
Беренче курс студентларын янә БДИ сынаулары көтә. Россия мәгариф күзәтчелеге шулай итеп 2009 ел Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең дөреслеккә ни дәрәҗәдә туры килү-килмәвен тикшермәкче була. Ике ай дәвамында (октябрь-ноябрь) кайбер уку йортларының беренче курс студентлары алдагы БДИда җыйган балларын дәлилләячәк. “Бу сынау билгеләрне объектив рәвештә куйлмаган регионнарны ачыклау өчен эшләнелә”, - дип аңлатты ведомство башлыгы Любовь Глебова.
Быел югары уку йортлары абитуриентларны БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итте. Шәхси сынаулар үткәрү хокукына Россиядә бары 24 югары уку йорты гына ия һәм алар арасында Татарстан мәгариф оешмалары юк.
Шунысы да кызык, БДИ нәтиҗәләрен тикшерү инициативасы белән бер төркем югары уку йортлары чыга. Россия мәгариф күзәтчелеге башлыгы исә бу идеяне хуплап чыга.
Бүгенге көндә Россия мәгариф күзәтчелеге Татарстан Республикасында, Воронеж өлкәсендә һәм Краснодар краенда БДИ узачак югары уку йортлары исемлеген төзи башлаган. Әлеге тикшерүдән Мәскәү уку йортлары да читтә калмаячак икән.
Любовь Глебова ассызыклавынча, үз балларын дәлилли алмаган студентлар уку йортларыннан куылмаячак.