«Кэс- Баскет»ка кушыл!
1нче сентябрьдән 1нче октябрьгә кадәр Татарстанда «КЭС-БАСКЕТ» исемле мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатында катнашу өчен гаризалар кабул итү компаниясе эшләячәк.
«КЭС-БАСКЕТ»ның 2009/10 ел сезонына тагын өч катнашу өстәлде. Бу – Татарстан һәм Башкорстан республикалары, Оренбург өлкәсе. Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Марий Эл, Коми республикалары, Ульян, Самара, Саратов, Киров, Пенза, Түбән Новгород, Свердлов өлкәләре һәм Пермь крае Чемпионатта беренче ел гына катнашмый.
Ярышлар 4 этапта узачак. Муниципаль берәмлекләр этабында катнашып җиңү яулаганнар киләсе дивизион турга (зональ этап) чыга. Зональ этап җиңүчеләре регион Финалында катанашу өчен көч сынашачак. Республика финалистлары исә 2010 елда узачак Идел буе федераль округының регионара Финалында Татарстан Республикасы данын якларга юллама алачак.
Чемпионатта катнашу өчен 17 яшьтән дә өлкәнрәк булмаган мәктәп укучылары (кызлар һәм малайлар) чакырыла. Регламент белән «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының рәсми сайтында (http://www.kes-basket.ru/) «Чемпионат» бүлегендә танышырга мөмкин.
Стимул да бар. Традицион саналган туплар, профессиональ баскеболчы формасыннан кала Чемпионатның Суперфиналы җиңүчеләрен Париж шәһәрендә 2010 елның маенда узачак ULEB Дүрт Евролига Финалына сәяхәт көтә.
Чемпионатның тантаналы ачылышы быел 26нчы сентябрьдә Марий Эл башкаласы Йошкар-Олада уза. Биредә Россиянең 24 регионыннан кунакка 48 команда һәм NBA йолдызларын көтәләр.