Казанда кече БДИ кертелде
Уку елы башыннан Казанда 9нчы сыйныф укучылары өчен БДИ керттеләр. Бу турыда «Татар-информ» корреспондентына шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Хадиуллин хәбәр иткән.
Былтыр кече башкаланың Совет районы мәктәпләрендә БДИ эксперемент рәвешендә уздырылган иде. “Әлеге эксперемент үз-үзен аклады”, - дип ассызыклаган Казан мәгариф идарәсе башлыгы. Нәтиҗәдә, агымдагы уку елында Казанның барлык район 9нчы сыйныф укучылары да кече Бердәм дәүләт имтиханы бирәчәк. Ләкин БДИ тапшыру-тапшырмау укучының үз иркендә.
Илсур Хадиуллин сүзләренә караганда, 2010 елның язында башкаланың 50 процент 9нчы сыйныф укучысы имтиханнарны БДИ формасында бирәчәк дип көтелә. “Укучыларны БДИ тапшыру технологиясенә алдагы сыйныфлардан ук өйрәтә башларга кирәк”, - дип саный ул.