Укырга теләкләре булган мөгаллимнәр өчен
18 Sep, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты һәм Казан дәүләт университеты уртак проект тәкъдим итә. Ике уку йорты мөгаллимнәр өчен “Табигый фәннәр укытучысы” белгечлеге буенча һөнәри яктан киредән укыту курсларын башлап җибәрә. Дәресләргә “Табигый фәннәр” укытучысы белгечлеге алырга теләгән физика, химия, биология һәи география фәннәрен укытучы мөгаллимнәр чакырыла.
Курслар программасы 504 сәгатькә исәпләнгән. Укулар көндезге формада 2010 елның 23нче мартыннан 12нче апреленә кадәр һәм 25нче октябрьдән 14нче ноябрьгә хәтле барачак.
Шулай ук дистанцион рәвештә өстәмә ике сессия каралган. Курслар түләүле, группада 25 кеше җыелган очракта, бөтен курс 22 меңгә төшәчәк. Тулырак мәгълүмат 236-68-11 телефон номеры буенча.