Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының республика форумы
21нче сентябрь көнне сәгать 10:00дә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Кече залында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының республика форумы узачак. Җыен Татарстан Республикасының Дәүләт Советы белән берлектә уздырыла. Форумда Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, муниципаль район һәм мәгариф идәрәләре органнарының җитәкчеләре, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты вәкилләре, муниципаль мәгълүмати-методик үзәк методистлары, югары квалификацияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары катнашачак.
Форумда түбәндәге мәсьәләр күтәреләчәк:
-2009/2010 уку елында республика гомуми белем бирү оешмаларында тарих һәм җәмгыть белеме дисциплиналарын укыту;
- Бөек Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек кысаларында чаралар уздыру;
- БДИны штат режимына күчерү шартларында тарих һәм җәмгыть белемен укытуның заманча юллары;
- Парламент дәресе – 2009 уздыру.
Мәгълүмат өчен: 28нче октябрь көнне республика гомуми белем бирү оешмаларында «Кануннар кайда туа» дигән темага парламент дәресләре үтәчәк. Парламент дәресен үткәрүгә әзерлек буенча эш төркеме булдырылган. Дәресне алып бару өчен министрлык тарафыннан махсус методик әсбап чыгарылган. Ярдәмлектә тәкъдимнәр өч төркемгә бүленеп бирелә:
- башлангыч мәктәп өчен (3-4нче сыйныфлар);
- урта мәктәп өчен (5-9нчы сыйныфлар);
- югары мәктәп өчен (10-11нче сыйныфлар).
Методик әсбапта мөгаллинәр дәрес һәм сыйныфтан тыш чараларны уздыру сценарияләре белән таныша ала.
Парламент дәресенең дәвамы буларак мәктәп укучылары арасында ел да рәсем бәйгеләре уздырылачак. Рәсемнәр “Парламент дәресе”нең темасына багышланачак. Рәсем ярышлары шулай ук өч категориядә барачак.
Октябрь башында республикабызның һәр гомуми белем бирү оешмасына электрон вариантта методик тәкъдимнәр (дәрес, сыйныфтан тыш чаралар конспектлары, Парламент буенча виртуаль экскурсия, республикакүләм бәйгенең нигезләмәсе) юлланачак.