“Россиядә һәм чит илләрдә ислам белеме” Халыкара фәнни-гамәли конференция
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Россия ислам университеты Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы Мәгариф, фән һәм мәдәният эшләре буенча ислам оешмасы эгидасы химаясендә оештырган “Россиядә һәм чит илләрдә ислам белеме” дигән темага ике көнлек Халыкара фәнни-гамәли конференция старт алды. Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының актлар залында җыенның пленар утырышы узды. Биредә ислам мәгариф дөньясында билгеле шәхес Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы Мәгариф, фән һәм мәдәният эшләре буенча ислам оешмасы (ИСЕСКО) генераль директоры Абделгазиз Осман әл-Твәйҗри дә бар иде.
Конференция барышында Россия һәм чит илләрдә мөселман мәгарифе үсешенең заман тенденцияләре, бүгенге көн белем бирү системаларында мөселман мәгарифенең региональ традицияләре, күп конфессияле җәмгыять шартларында мөселман мәгарифе, мөселман мәгарифе системасында инновацияләр һәм бүгенге көн өчен актуаль күп кенә башка тематик блоклар күтәреләчәк.
Конференция эшен башлап җибәрүчеләр рәтендә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә бар иде. “Әлеге конференциянең Казанда узуы Татарстанга гына түгел, бөтен Россия өчен дә зур вакыйга. Җыенны үткәрү урыны итеп Казан шәһәрен сайлап алынуга рәхмәтебез күп”, - диде ул.
Ислам юнәлешендә белем бирүче югары уку йортларының күп булуы, Татарстан территориясендә төрле дин вәкилләренең дустанә яшәве, дини проблемаларның дәүләт дәрәҗәсендә чишелүе моңа йогынты ясамый калмагандыр. Үз чиратында Осман әл-Твәйҗри дә төрле дин вәкилләренең дуслыгына омтылуларын ассызыклады.
Абдулгазиз Осман әл-Твәйҗри сүзен Татарстан Республикасы Президентына һәм конференцияне оештыручыларга рәхмәтеннән башлады. Ислам дөньясе университетлары федерациясенең генераль секретаре, Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы Мәгариф, фән һәм мәдәният эшләре буенча ислам оешмасы (ИСЕСКО) генераль директоры, “Ислам бүген” ислам академия журналы башкарма директоры, гарәп, инглиз, француз телләрендә басылган күпсанлы монографияләр, мәкаләләр авторы Абдулгазиз Осман әл-Твәйҗри бүген дә үзенең күпкырлы шәхес һәм искиткеч оратор булуын күрсәтте. Галимгә бигрәк тә бездәге мохит ошаган. “Үземне туган агаларым арасында итеп хис итәм”, - диде ул. Абдулгазиз Осман әл-Твәйҗри сөйләгәннәрдән аеруча хатын-кызларның ир-атлар белән тигез хокукта булуын раславы җәлеп итте. Бу яктан Татарстан моңа менә дигән мисал икән.
Җыен барышында Абдулгазиз Осман әл-Твәйҗринең “Ислам мәдәнияты, мәгариф һәм гарәп теле” исемле китабы да тәкъдир ителде. “Әлеге китап авторның рус телендә язылган беренче хезмәте. Китап күптән басылырга тиеш иде инде, чөнки Абдулгазиз Осман әл-Твәйҗри дистәләгән томнар авторы. Биредә ислам дөньясы өчен актуаль һәм мөһим мәсьәләләр сурәтләнгән”, - дип таныштырды Россия мөселман югары уку йортлары ректорлары Советы рәисе, Россия ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин.
Алга таба Абдулгазиз Осман әл-Твәйҗригә Татар дәүләт-гуманитар педагогика университетының мактаулы профессор исеме бирелде. Бу “бүләк”не аңа Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры Рәдиф Җамалетдинов тапшырды.
Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы даими вәкиле Камил Исхаков, Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты консультанты Татьяна Петрова, Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев һәм башкалар катнашты.
Татьяна Петрова сүзләренә караганда, әлеге конференция – дөнья масштабындагы чара. “Ике ел элек кабул ителгән федераль закон ислам юнәлешендәге югары уку йортларына дәүләт аккредитациясе алырга мөмкинлек бирде. Димәк мөселман уку йортлары тиешле дәрәҗәдә белем һәм дәүләт статусындагы дипломнар бирә ала”, - диде ул. Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты консультанты ассызыклавынча, укыту программаларын бастыру, югары квалификацияле кадрларны әзерләүдә дини һәм дөньяви фәннәр белгечләренең бердәм эшләве мөһим. “Россия югары уку йортларында ислам мәдәнияты, көнчыгыш телләрне өйрәнү белгечлекләре буенча быел беренче бакалаврлар барлыкка килде. Киләсе елга Санкт-Петербург һәм Түбән Новгород университетларында зур төркем белгечләр укуын тәмамлаячак.
Бу җыенның беренче көне иде. Иртәгә фәнни-гамәли конференция эшен дәвам итәчәк.