«Компьютер ликбезы» акциясе
Агымдагы елның 1нче октябреннән Татарстанда Республикакүләм “Компьютер ликбезы” акциясе старт алачак.
Россиядә мәгълүмати җәмгыять тудыру максатларының берсе булып халыкны компьютер нигезләренә өйрәтү тора. 2015 елга барлык дәүләт хезмәтләрен дә электрон формага күчереп бетерергә планлаштыралар. Димәк, бүген республикабыз халкын компьютерда эшләргә өйрәтү аеруча актуаль.
Бу өлкәдәге тәҗрибәләре белән Мәскәү, Санкт-Петербург, Ханта-Мансийск һәм Түбән Новгород өлкәсендә мактана алалар. Биредә аз керемлеләрне (инвалидлар, пенсионерлар, эшсез калганнар) бушлай компьютерда эшләү серләренә өйрәтәләр.
Республикабызда исә акцияне Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министрлыгы, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Пенсион фонд бүлеге, “Татмедиа” агентлыгы һ.б. оештыра.
Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән файлда (Нигезләмә) танышырга мөмкин.