«Балаларга белем бүләк ит»
Кичә «Буыннар элемтәсе» һәм «Балаларга белем бүләк ит» акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Эчке эшләр органнарының яшьләр берлеге иҗтимагый оешмасыннан вәкилләр социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләргә кунакка барды.
Әйтик, Шәфигуллиннар гаиләсендә “Лейкемия” диагнозы куелган 10 яшьлек малайны ивалид әнисе һәм дәү әнисе генә тәрбияли. Яшь милиционерлар укучыга компьютер белән принтер һәм элемтәгә тизрәк керү өчен дәү әнисе белән икесенә кесә телефоннары бүләк иттеләр. Зариповлар гаиләсендә исә 7 бала, шуларның берничәсе – инвалид. Аларга да бүләккә компьютер эләкте.
Акция кысаларында ятимә кыз Айгөл Сафиуллинага «Sony» телевизорын бүләк иттеләр. Айгөлнең әтисе милиция хезмәткәре һәм әнисе һәлак булганнар.
Акция кысаларында искергән модельле кесә телефоннары һәм башка төр оргтехника җыялар. Алга таба аппаратураны яңарталар. Җыелган барлык компьютерларны да күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, балалар йортларына таратачаклар.
Иске кәрәзле телефоннар һәм техника тапшырырга телисез икән, сезне Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 26нчы йорт адресы буенча №4-2нче кабинетта көтеп калалар.
Тел.: 2913-829, 89274873883 Марат Гареев.