Мәгарифне үстерү институты тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларын курсларга чакыра
1 Oct, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының тарих һәм җәмгыять белеме дисциплиналары кафедрасы агымдагы елның 5-24 октябрь көннәрендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыру кысаларында тарих һәм җәмгыять белемен укыту” проблемасына багышлана.
Институттан алынган хәбәрләргә караганда, курслар программасына тарих һәм җәмгыять белеменнән Бердәм дәүләт имтиханына әзерләү, укытуда мультимедияле технологияләр куллану, дин белеме бирү проблемаларына багышланган дәресләр кертелгән.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru