"Перспектива" III нче республика конкурсы гаризалар көтә
4 Mar, 2008 Кунак
Чыганак:
Хөрмәтле катнашучылар!
“Перспектива” конкурсы оештыру комитеты исегезгә төшерә: конкурста катнашыр өчен гаризалар 2008 нче елның 12 нче мартына кадәр тапшырырга кирәк.
Адресы: Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Кремль урамы, 9 нчы йорт, 39 нчы кабинет (Карманников Алексей Владимир улына). Тел./ф. 8(843) 292-99-93, e-mail: karmannikov@tatedu.ru.
Әзер эшләр оргкомитетка 2008 нче елның 31 нче мартына кадәр 3 нче номерлы кушымта таләпләренә, күрсәтмәләренә таянып җибәрелергә тиеш. Өстәмә мәгълүмат Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының сайтына 2008 нче елның 7 нче мартына кадәр урнаштырылачак.