Технология укытучылары өчен курслар
8 Oct, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының технология кафедрасы агымдагы елның 12-23 нче октябрендә технология укытучыларын бюджет нигезендә укырга чакыра. Квалификация күтәрү курслары “Технология” белем бирү өлкәсен укытуда мәгълүмати-коммуникацион технологияләр” темасына уздырыла.
Дәрес кысаларында технология укытучыларын федераль дәүләт мәгариф стандартларын тормышка ашыруга әзерләячәкләр. Шулай ук Казан мәктәпләрендә күчмә дәресләр, семинарлар, мастер-класслар уздыру да планлаштырыла.
Тулырак мәгълүмат түбәндәге телефон номеры буенча: 2-36-62-91 (Г.М. Галимуллина).
Курслар 12 нче октябрьдә, сәгать 9:00дә, Казан шәһәре, Проточная урамы, 8 нче йорт, 5 нче кат адресы буенча старт ала, дип хәбәр итә уку йортының рәсми сайты.