Хәзинә, баткан кораблар һәм өч япьле сәнәк хакында
“Де Брис” корпорациясе приискасы ярларында 5 гасыр элек баткан зур хәзинәле кораб табылган. Приискаларда хезмәт итүче геологларның берсе ярым тугәрәк формалы ташка тап була. Табылдык төгәл геометрик фигураны хәтерләтә. Әүвәл галим предметны гади ташка охшата. Ләкин табылдыкны кулга алу белән фикере үзгәрә. Геолог чып-чын бакыр коелмасы казып чыгаруын аңлый. Коелманың вакыт белән кырылган өслегендә өч япьле сәнәк рәвешендәге сәер тамга сугылган була. Тарихта билгели ки, Яңарыш чорында Европаның иң бай финансистларының берсе саналган Антон Фуггерның сәүдә келәймәсе шул тамга белән тәңгәл килә. Бу төр коелмаларны XVI гасырның беренче яртысында Индиядә төрле тәмләткечләргә алыштыра торган булалар.
Соңрак геолог эшләгән урында, ком арасыннан археологлар гаҗәеп мирас эзләп таба. Биредә 22 тонна бакыр коелмалар, кылыч һәм хәрби туп, фил сөяге, астролябия, мушкет, көбә киемнәр, йомгаклап әйткәндә, берничә меңгә якын артефакт табыла. Ләкин иң кыйммәтлесе алтын булгандыр. Хәзинәләр арасында ике меңнән артык алтын тәңкә саныйлар. Акча берәмлегенә килгәндә, тәңкәләрнең байтагы Фердинанд һәи Изабелла сүрәтләре төшерелгән испан экселенцлары булла. Арада Венеция, Франция, Мавритания тәңкәләре дә очрый.