Башлангыч сыйныф мөгаллимнәре игътибарына!
9 Oct, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты мөгаллимнәрне чираттагы квалификация күтәрү курсларына чакыра. Укулар агымдагы елның 19-30 нчы октябрь көннәрендә бюджет нигезендә узачак. Башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Башлангыч гомуми мәгарифнең үстерешле укыту системасында яңа стандартлар” проблемасы буенча курслар тәкъдим итәләр.
Программада:
- Россиядә белем бирүнең бүгенге көн торышы һәм үсеш тенденцияләре.
- “Безнең яңа мәктәп” проекты. Икенче буын мәгариф стандартлары.
- Башлангыч гомуми мәгарифнең база саналган педагогик технологияләрен сайлап алуда яңа юллар.
- Башлангыч мәктәптә универсаль укыту гамәлләрен проектлау һ.б.
Укытучыларны Казан шәһәре, Проточная урамы, 8нче йорт адресы буенча көтеп калалар.