11 нче сыйныфлар математик Интернет-карусельда катнашырга чакырыла
15 нче октябрь көнне “Дистанцион укыту” балаларга өстәмә белем бирү үзәге (http://www.desc.ru) 11 нче сыйныф укучыларын математикадан кызыклы ярышларга чакыра.
Ярыш Мәскәү вакыты белән 15:00дә старт ала. Интернет-карусель 90 минут дәвам итәчәк. Командалар катнfшу кагыйдәләре белән танышыр һәм теркәлер өчен http://karusel.desc.ru. сылтамасына мөрәҗәгать итә ала.
Интернет-карусель - on-line ярыштан гыйбарәт, укучылар математикадан биремнәр чишә. Бәйгедә катнашу БУШЛАЙ. 2005 елдан Интернет уенда Россиянең 40тан артык регионыннан 600гә якын команда катнашкан. Беларусия, Украина, Казахстан, Словакия кебек чит илләрдән дә катнашучылар була.
Мәгълүмат өчен, күптән түгел узган 10 нчы сыйныф ярышларында Татарстаннан да командалар актив катнаша. Әйтик, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан мәгариф оешмаларыннан укучылар катнашуы мәгълүм. Безнекеләр арасында җиңүчеләр дә бар: Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче физика-математика лицее 9нчы сыйныф укучылары 15 урын ала.