Казанда студентларның интернациональ клубы торгызылды
Казан дәүләт университетының 6 номерлы тулай торагында студентларның дуслык интернациональ клубы ачылды. КДУның пресс-үзәге хәбәр итүенчә, Интерклуб 25 ел яшәгән. Әмма 90 нчы еллар уртасында ул үзенең эшләвен туктаткан. Хәзер исә Клуб "икенче тууын” кичерә.
Интерклубның янәдән эшли башлау инициативасын башка ил студентлары да, Россия гражданлыгына ия булган талибәләр дә хуплаганнар. Интерклуб чит ил студентлары яши торган 6 нчы номерлы тулай торакта урнашачак.
Оештыручыларның сүзләренә караганда, Интерклубның максаты – дөньяның төрле почмакларындагы барлык студентларны бер зур гаилә итеп җыю. Моның өчен чит ил студентлары белән төрле чаралар үткәреләчәк. Алар үзләренең бергә укыган курсташларын үзләренең гореф-гадәтләре, милли үзенчәлекләре, биюләре, җырлары белән таныштыра алачаклар. Интерклуб шулай ук, чит ил студентларының кызыксынган сораулары булса, милли бәйрәмнәр үткәргәндә ярдәм итәчәк.
Мәълүмат өчен: КДУда барлыгы 200 артык студент белем ала. Алар 56 илдән: Германия, Үзбәкстан, АКШ, Казахстан, Төркия һ.б. илләрдән җыелганнар. Казан университеты чит ил студентлары белән гел бәйрәмнәр үткәреп килә. Ел саен үткәрелүче "Содружество" фестивале - моңа ачык бер мисал.